Бер атна эчендә Татарстанда 25 мең кеше кискен тын юлы авыруы йоктырган

Авырулар саны быел беренче тапкыр эпидемия бусагасыннан түбән төшкән.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). 13-19 февраль көннәрендә Татарстанда 24 мең 952 кешенең кискен тын юлы авыруы йоктыруы ачыкланган. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

Идарә тармагы мәгълүматларына караганда, авырулар саны быел беренче тапкыр эпидемия бусагасыннан түбән төшкән. Узган атна белән чагыштырганда,йогышлы кискен тын юлы авыруы беоән чирләүчеләр саны 6,2 процентка кимегән.