Апаслар кышкы чемпионаттан җиңеп кайтты

Алар өченче урынга лаек булдылар.

(Апас, 20 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы уздырган кышкы чемпионатта катнашты, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Алар өченче урынга лаек булдылар. Командага кубок һәм Мактау грамотасы бүләк ителде.