20 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

МакSимга "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеме бирелде, "Ак Барс" плей-оффка әзерләнә, Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйнга килде.

Татарстан Президентының Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәре төгәлләнде/Бүген IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсенең икенче көне булды.

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Бәхрәйнга килде/Иртәгә Президентны рәсми очрашулар көтә.

МакSимга «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде/Җырчы мәртәбәле исем өчен рәхмәтен белдерде һәм иҗат кешесе өчен югары дәрәҗәдә танылу мөһим икәнлеген җиткерде.

Бер атна эчендә Татарстанда 25 мең кеше кискен тын юлы авыруы йоктырган/Авырулар саны быел беренче тапкыр эпидемия бусагасыннан түбән төшкән.

Мордовиянең Азюрка мәктәбе директоры яулык бәйләүгә кагылышлы суд утырышына килмәгән/Моның сәбәбе укытучыларның директордан әхлакый зыянны түләүне таләп итүе булырга мөмкин.

Сугыш вакытында алманнар белән 25 мең тирәсе татар хезмәттәшлек иткән – И.Гыйләҗев фаразы/“Татарлар арасында коллаборационизм булган, моңа аек акыл белән карарга кирәк”, – ди галим.

Монреаль татарлары беренче тапкыр хоккей матчы уздырган/Биредә хоккей белән мавыгучы татарларның күп булуы ачыкланган.

Гөлдания Хәйруллина ире, композитор Рөстәм Хәйруллин җырларыннан истәлек китабы әзерли/Китапка ноталары белән бергә йөзләп җыр керәчәк.

Казан ишегалларының 70 проценты чистартылган/Чистарту сыйфаты начар булган “Елга аръягы”, “Безнең йорт”, “Ямь” компанияләренең идарәчеләре шелтә алды.

Плей-офф яңа хисләр бүләк итәчәк – Зиннәтулла Билалетдинов/Үз ялгышларыбыз турында беләбез һәм аларны төзәтергә тырышачакбыз, – ди остаз.