Татарстанда 2013 нче елның IV кварталы өчен социаль индекс күләме билгеләнгән

Ул 137,2 процент тәшкил иткән, яки кварталның һәр аена уртача 111,1 процент туры килә

 (Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 2013 нче елның IV кварталы өчен социаль индекс күләме 137,2 процент тәшкил итә, яки кварталның һәр аена уртача 111,1 процент туры килә. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Индексның мондый күләме, республика икътисадында мәшгуль халыкның ихтыяҗларын яклауны тәэмин итү максатыннан, социаль индекс күләмен билгеләү буенча Республика ведомствоара комиссиясе тәкъдиме буенча, 2014 нче елның 18 нче февралендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2 нче номерлы карары белән расланган.

Карар нигезендә, 2014 нче елның 4 нче кварталы өчен социаль индекс күләмен билгеләгәндә, ТР предпиятие һәм оешмаларында, кече эшмәкәрлек субъектларында айлык уртача хезмәт хакы күләменең үсеш индексы күрсәткече (2013 нче елның октябре - декабре - 1,372) алынган. Шулай итеп, 2013 нче елның IV кварталы өчен социаль индекс күләме 137,2 процент тәшкил итә, яки кварталның һәр аена уртача 111,1 процент туры килә.

Социаль индекс предприятие һәм оешмалар тарафыннан хезмәткәрләренең хезмәт хакларын, тариф ставкаларын арттырганда, төп ориентир була. Аны хезмәт хакын индексацияләү буенча чараларны финанслау өчен, тиешле күләмдә акча булганда кулланырга киңәш ителә.