Җомга Татарстанда салкынайта

Көндез һәм төнлә уртача температура 5-10 градус салкын тәшкил итә

  (Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татартсанда бераз салкынайта, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Иртәгә аязучан болытлы һава. Республиканың күпчелек районнарында урыны белән кар явуы көтелә. Юлларда бозлавык.
Көндез 5-10 градус салкын, төньяк һәм көнчыгышта 15 градуска кадәр салкын, аязганда – 20 градуска кадәр.
Якынча фаразлауларга караганда, ялларда шактый суытачак. Шулай итеп, шимбә кар явуы көтелә, төнлә 20-25 градус салкын, аязганда - 31 градуска кадәр. Көндез 15-20 градус салкын, көнчыгышта – 23 градуска кадәр. Якшәмбе дә шулай салкын булачак.