Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, инвалидлар, хезмәт бурычын үтәгәндә имгәнү алган затлар өчен ТРда тернәкләндерү үзәге төзү зарур

Утырышта катнашкан иҗтимагый оешма вәкилләре шундый фикердә

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарның хокукларын гамәлгә ашыру проблемалары күтәрелде. ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты һәм ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле аппараты белән берлектә оештырылган “түгәрәк өстәл” утырышы совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан уздырылды.

Утырышны Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захаров һәм ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская ачып җибәрде. Фикер алышуларда иҗтимагый оешма вәкилләре дә үз сүзләрен, зар-интизарларын җиткерде.

“БОЕВОЕ БРАТСТВО” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы Альберт Кукаркин хәрби хәрәкәт ветераннарына кагылышлы берничә проблеманы күтәрде. “Республикада безнең категория өчен күп нәрсә эшләнә, тик барысы да түгел”, - дип белдерде ул. Аның сүзләренә караганда, бөтенроссия оешмасының үз санаторие бар, тик татарстанлыларга анда елына нибары 50 юллама гына бирелә. “Республикада хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, инвалидлар һәм барлык көч структураларында хезмәт бурычын үтәгәндә имгәнгән затлар өчен тернәкләндерү үзәге төзү зарур”, - диде Альберт Кукаркин. Ул ассызыклаганча, теге яки бу хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, аеруча, гариплеккә дучар булучылар һәр ике ел саен тернәкләндерүгә мохтаҗ. Ветераннарның проблемаларын санап чыгып, Альберт Кукаркин хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү буенча аерым программа булдыруны тәкъдим итте.

Әфганстандагы сугыш инвалидларының Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасы рәисе Евгений Кабыш исә, Альберт Кукаркинның фикерләрен җөпләп, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм механизмын җайга салу мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. “Протезлау мәсьәләсендә дә проблемалар бар. Протезлау эшен чит илләр дәрәҗәсендә башкарасы иде”, - дигән теләген ирештерде Евгений Кабыш. Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә имгәнүләргә дучар булганнарга югары катларда урнашкан фатирларге менү-төшү шактый катлаулы. Моңа бәйле рәвештә, инвалидлар яшәгән йортларда пандуслар урнаштыру зур әһәмияткә ия. Бәлки кайдадыр баскыч мәйданнарын киңәйтү кирәктер, дип саный ул. Яңа гына төзелгән йортларда лифтларны инвалидларга яраклаштырып кую да мөһим, диде Евгений Кабыш.

“Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан, бездә, Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, Хөкүмәт дәрәҗәсендә олы тантана узды. Хөкүмәт безгә йөз белән борылды, һәм бу сөендерә”, - диде Евгений Кабыш.

“Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарының һәм эчке гаскәрләрнең хәрби хәрәкәтләре ветераннары берләшмәсе” Республика иҗтимагый оешмасы рәисе Михаил Основ ведомство санаториен булдыру заруриятен ассызыклады.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов чыгышында хәбәр иткәнчә, федераль регистр мәгълүматлары буенча, 2014 нче елның 1 нче гыйнварына Татарстанда 28 мең 180 хәрби хәрәкәт ветераны гомер кичерә, аларның 177се – хатын-кызлар. Соңгы 3 елда бу категория 874 кешегә арткан. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә диспансерлык күзәтүендә 18940 хәрби хәрәкәт ветераны һәм 1097 инвалид һәм хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарның гаиләләренең 574 әгъзасы исәпләнә. Диспансеризация уздыруда 84 сәламәтлек саклау оешмасы катнаша. Әлеге категория өчен барлык ташламалар “Ветераннар турында”гы Федераль закон тарафыннан билгеләнә. Алар өчен медицина учреждениеләрендә чираттан тыш медицина хезмәте күрсәтелә, социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендәге дәүләт социаль ярдәменә хокук, шул исәптән дарулар, протезлар (тешнекеннән кала) һәм протез-оротопедик эшләнмәләр, санатор-курорт оешмаларга юлламалар белән бушлай тәэминат каралган. Сергей Осипов, чыгышыннан соң, утырышта катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Инвалидларны дарулата тәэминатта өзеклекләр тууын ул социаль ташламалар җыелмасыннан баш тартып, аны акчага алмаштыручыларның күп булуы белән аңлатты. “Дарулата ярдәмнән баш тартмасалар, акча да күбрәк булып, аңа бушлай даруларны күбрәк күләмдә сатып алып булыр иде”, - дип белдерде Сергей Осипов.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева чыгышында билгеләп узганча, бүгенге көндә санатор-курорт дәвалануга юлламаларга чиратта 41 мең инвалид исәпләнә. Алынган ассигнованиеләр конкурс уздырырга мөмкинлек бирде, алар нәтиҗәсендә, 7 меңгә якын юллама сатып алынды. Чиратта тору вакыты уртача 5-6 ел тәшкил итә.

“Түгәрәк өстәл” утырышында катнашучылар йомгак ясап, ТР Министрлар Кабинетына, ТР Министрлар Кабинетының Әфганстан Республикасында хәрби хәрәкәт һәм Төньяк Кавказ төбәгенең контртеррорчылык операцияләре ветераннары мәсьәләләре буенча координацияләү советына, ТР Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыкларына, хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмаларына һәм җирле үзидарә органнарына, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына булган тәкъдимнәрне кабул итте.