Хәрби хәрәкәт ветераннары һәм нвалидлары ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акча җитәрлек түгел

Хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмалары Азнакай, Түбән Кама, Әлмәт районнарында актив эшли

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле аппараты белән берлектә, “ТРда хәрби хәрәкәт ветераннары хокукларын гамәлгә ашыру” темасына “түгәрәк өстәл” утырышын уздырды. Аның эшендә хәрби хәрәкәт инвалидлары һәм ветераннары иҗтимагый оешмалары, дәүләт хакимияте башкарма органнары вәкилләре, ТР Министрлар Кабинетының Әфганстан Республикасында хәрби хәрәкәт һәм Төньяк Кавказ төбәгенең контртеррорчылык операцияләре ветераннары мәсьәләләре буенча координацияләү советы әгъзалары, ТР Хәрби комиссариаты, прокуратурасы вәкилләре катнашты.

Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова утырышны ачып җибәреп, хәрби хәрәкәт ветераннарын торак, дарулар, реабилитация чаралары белән тәэминат мәсьәләләренең һәрвакыт күтәрелеп торуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, кызганычка каршы, бүгенге көндә бу максатларга федераль бюджеттан бүлеп бирелүче финанс чаралары әлеге ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндерү өчен җитәрлек түгел.

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, хәрби хәрәкәт ветераннарына, категориясенә карап, төрле социаль ярдәм чаралары каралган. “Безгә мөрәҗәгать иткән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан гражданиннар, нигездә, торак белән тәэминат мәсьәләсе уңаеннан борчылып килә. Кагыйдә буларак, бу торакка субсидиягә хокукны озайту турында, яисә 2005 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр исәпкә басарга өлгермәгән һәм бүгенге көндә торакка мохтаҗ булганнарның үтенечләре”, - дип белдерде Сәрия Сабурская.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтленең сүзләренә караганда, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында, федераль бюджеттан хәрби хәрәкәт ветераннары һәм инвалидларын торак мәйданы белән тәэмин итүгә бер тапкыр бирелә торган субвенция күләмен арттыру турындагы закон проекты карала. “Минемчә, бу шулай ук җитди проблема һәм ул хәл итүне сорый. Ник дигәндә, торак бәясе һәм түләнелә торган акча арасындагы аерма шактый. 2014 нче елның беренче кварталында торакка субсидия 569 мең 520 сум тәшкил итте. Әлбәттә, бу акчага фатир түгел, бүлмә дә алып булмый”, - дип белдерде Сәрия Сабурская.

Хәрби хәрәкәт ветераннарын санатор-курорт дәвалау белән тәэмин итү мәсьәләсе дә гаять актуаль. Сәрия Сабурская Әфганстанда хәрби хәрәкәттә катнашкан бер ветеранның социаль хокуклары бозылуы турындагы мөрәҗәгате буенча  Лениногорск шәһәре прокуратурасының  тикшерү уздырганы турында сөйләде. 2013 нче елда аңа санаторийда дәвалану өчен юллама бирелмәгәне ачыкланган. Моңа бәйле рәвештә, прокуратура судка районның социаль яклау бүлеге ветеранны санаторийга юллама белән тәэмин итәргә тиешлеге турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. “Бу бер генә очрак түгел. Санаторийларга юлламалар алуга чират, чыннан да, бар”, - дип билгеләп узды Сәрия Сабурская.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмаларының Азнакай, Түбән Кама, Әлмәт районнарында бик актив эшләвен мактап телгә алды.

Алга таба утырышта иҗтимагый оешма вәкилләре һәм ветераннар проблемаларын кайгыртучы профильле министрлык җитәкчелеге чыгыш ясады.