Быел Арчада күп фатирлы 31 йортта яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү бурычы тора

Күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү дәвам итә

 (Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Соңгы елларда Арчада актив төзелеш һәм төзекләндерү алып бару нәтиҗәсендә, төзелеш оешмаларының матди–техник базасын ныгытуга, барлык дәүләт программаларының уңышлы үтәлүенә һәм авылларның, шәһәрнең тышкы йөзен заманча үзгәрүенә ирешелгән.

2013 елда бу өлкәдә 988 млн. сум капитал салынган. 839 млн. сумлык төзү–монтаж эшләре башкарылган. Пландагы 27 мең кв.м. урынына 28,5 мең кв.м. торак төзелеп тапшырылган.

Хисап елында районда социаль ипотека, авылда торак төзелеше, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның торак шартларын яхшырту һ.б. программалар буенча актив эш алып барылган. 2014 елда күбрәк игътибар тузган торактан күчерү программасына бирелә. Барысы күп фатирлы 31 йорттан 113 гаиләне яңа фатирларга күчерү бурычы тора.

Күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү дәвам итә. Программа эшли башлаганнан бирле 160 млн. сумга 74 йорт яңартылды, агымдагы ел башыннан 6 йортта яңарту эшләре башланган. Тагын 19 млн. сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.