news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшеренү урыннарының 70 проценты татарстанлыларны теләсә кайсы вакытта качырырга әзер

Республикада барлыгы 1097 саклану корылмасы исәптә тора.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Бүгенге көндә республика территориясендә меңнән артык яшеренү урыны бар, аларның 70 проценты татарстанлыларны теләсә кайсы вакытта качырырга әзер. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин шулай дип белдерде.

 «Республикада барлыгы 1097 саклану корылмасы исәптә тора. Аларга 645 яшеренү урыны һәм 449 радиациядән саклану урыны керә», - дип искәртте ведомство башлыгы.

 Хәбибуллин сүзләренчә, республикадагы меңнән артык яшеренү урынының 768е кешеләрне качырырга әзер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100