news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада суд утырышларында катнашу өчен татарча белә торган тәрҗемәче эзлиләр

Тәрҗемәче суд утырышларында катнашырга, русчадан татарчага һәм татарчадан русчага тәрҗемә итәргә тиеш була.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Самара шәһәрендә суд утырышларында катнашу өчен русча-татарча белгән тәрҗемәче эзлиләр.

Тәрҗемәче билгеле бер җинаять эше буенча суд утырышларында катнашырга тиеш, русчадан татарчага һәм татарчадан русчага телдән тәрҗемә итәргә, шулай ук рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итәргә тиеш була. Бу хактагы мәгълүмат Самара татарлары сайтында басылды.

Тәрҗемәче хезмәте Россия Федерациясенең 2012 елның 1 декабрендә кабул ителгән № 1240 санлы карары буенча түләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100