news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалин татарлары Минтимер Шәймиевне юбилее белән котлый

Видео котлауны Сахалин һәм Курил утраулары татарлары милли-мәдәни автономиясенең социаль челтәр битләренә куйганнар.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Сахалин татарлары Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлый.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә Сахалин һәм Курил утрауларыннан озын гомер, саулык-сәламәтлек, шатлык теләп калабыз. Иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Рәхмәт сезгә», — дип видео котлау җибәргән Сахалин татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова.

Автономиянең инстаграм битендә шундый котлау сүзләре дә урнаштырганнар. «Сез вакытның кадерен белүче һәм аны дөрес кулланырга кирәк икәнне аңлаучы кеше. Уңыш һәм бәхет һәрвакыт юлдашчыгыз булсын. Юлыгызда игелекле, намуслы кешеләр генә очрасын. Сездә булган зирәклелек һәм тормыш тәҗрибәсе белән Татарстан эчендәге халыклар арасында гына түгел, ә бөтен дөнья халыклары арасында да яхшы мөнәсәбәт урнаштырып була. Бу — бәхет. Юбилеегыз белән», — дип тә өстәгәннәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100