news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Шәймиев Татарстанның икътисади, мәдәни һәм рухи үсешенә гаять зур өлеш кертте

Шәймиевне 85 яшьлеге белән котлап, дәүләт башлыгы юбилярның һөнәри сыйфатларын, зирәклеген, игелеклелеген һәм гадилеген билгеләп үтте.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең бөтен эшчәнлеге һәм тормышы туган республикасын үстерүгә юнәлдерелгән. Республиканы үзгәрешләр чорында җитәкләп, ул иң катлаулы һәм кискен проблемаларны хәл итүгә зирәк акыл белән һәм конструктив якын килүнең үрнәге булды, дип искәртте Россия Президенты Владимир Путин.

Шәймиевне 85 яшьлеге белән котлап, дәүләт башлыгы юбилярның һөнәри сыйфатларын, зирәклеген, игелеклелеген һәм гадилеген билгеләп үтте.

«Төбәкнең социаль-икътисади үсешенә, аның мәдәни, рухи традицияләрен саклауга гаять зур өлеш кертеп, сез илебездә чын мәгънәсендә олы абруй казандыгыз, - диелә котлау телеграммасында. – Ә сезнең христиан һәм мөселман һәйкәлләрен торгызуга юнәлдерелгән проектларыгыз һич арттырусыз тынычлык һәм татулыкны ныгыту символына әверелде».

Сүзенең ахырында Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә һәм аның якыннарына сәламәтлек, уңышлар теләде.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Президентының ТР Дәүләт Киңәшчесенә Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшыруы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100