Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләдә авыл җирлекләрендә инфраструктурага кагылышлы сораулар күтәрелде
Хуҗәмәт авыл җирлегендә үткән җыелышта әле узган ел гына башлык булып билгеләнгән Илназ Нургалиев башкарылган эшләр буенча хисап тотты.
(Минзәлә, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Дифиза Нуриева). Минзәләнең Хуҗәмәт авыл җирлегендә үткән җыелышта әле узган ел гына башлык булып билгеләнгән Илназ Нургалиев башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Анда Хуҗәмәт һәм Югары Тәкермән авыл җирлекләрендә инфраструктурага кагылышлы сораулар күтәрелде.
Җыенда яңгыраган күп сораулар нигездә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән керде. Эчә торган су, чистарту корылмалары, пай җирләрен ахыргача закон таләп иткәнчә рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча эшлисе эшләр бар әле.
Югары Тәкермән җирлеге соңгы елларда гына да республикабызда халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән иллегә якын дәүләт программаларының 17сен гамәлгә ашыруда катнашкан.
Биредә яшәүчеләр биргән сораулар арасында «20 ел элек салган йортларын бүгенгә кадәр рәсмиләштерә алмыйбыз, безгә ярдәм итегез» дигән сорау актуаль булды. Җыенны алып баручы район башлыгы Айдар Салахов әлеге мәсьәләдән хәбардар булуын, авыл хуҗалыгына караган җирләрнең категориясен үзгәртү буенча процессның дәвамлы булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз