news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Исхаков: Мэр вазифасында беренче эш көнемдә Минтимер Шәймиев әтиләрчә юатты

Казанның экс-мэры Минтимер Шәймиевнең аңа нинди рухи ярдәм биргәне турында сөйләде.

Камил Исхаков: Мэр вазифасында беренче эш көнемдә Минтимер Шәймиев әтиләрчә юатты
Рамил Гали

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Камил Исхаков Казан шәһәре башлыгы булып сайлангач, республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең аңа нинди рухи ярдәм биргәне турында сөйләде.

Ул 1989 елның 14 февралендә мэр итеп сайланганын искәртте. «Шәһәр депутатлары оешмасында 500 кеше иде. Шул 500 депутат Химиклар сараенда җыелып, мине сайладылар», — диде Камил Исхаков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Беренче көнне эшкә килдем. Шул көнне бик каты итеп кар ява. Мэр буларак, мин бит шәһәрне чистартырга тиеш. Әле бернәрсә белмим. Кайда, нәрсә, ничек эшләргә, кая йөгерергә, нәрсә әйтергә… Шулай кабинетта борчылып, хафаланып утырам. Шалтыратып сүгүчеләр дә булды: нишләп карны чистартмыйсың, кая карыйсың, транспорт, сәүдә туктый, янәсе… Болай да бик каты эчем кайный, әле җитмәсә күпме сүз ишеттем!» — дип искә алды экс-мэр ул елларны.

Минтимер Шәймиев ул вакытта Министрлар Советы рәисе. Камил Исхаковка шалтыратып әйткән сүзләре күңелендә мәңгегә җуелып калганын сөйләде.

«Тегесе юк, монысы юк» дип, зарланып та алдым инде аңа. Шунда Минтимер Шәриповичның сүзләре гомергә истә калды. «Синең техникаң бармы шәһәрдә?», — дип сорый. «Бар инде, таптык, заводлардан да алдык», — дим. «Алар бөтенесе дә эшлиме?», — дип сорый. «Әйе, эшлиләр», — дим. «Техника белән эшләргә кеше бармы?», ди. «Бар, тырышалар», — дим. «Шулай булгач, кайнама, бөтенесе җайланыр, иң мөһиме, машиналар, кешеләр чыккан, эш бара», — ди, — дип сөйләде Камил Исхаков.

«Менә шул истә калды. Беренче көн эшкә чыгып, бөтен кеше шалтыратып сүгә, ә ул әтиләрчә матур итеп тынычландырды: „хәзер кайнасаң, кешеләрне дә кирәкмәгәнгә кайнатасың“ диде», — дип искә алды.

Гомумән, Камил Исхаков фикеренчә, мэр эшенә өйрәнү тиз генә булмый. «Үзем дә биш елга якын өйрәндем бу эшкә», — дип белдерде ул.

  • Камил Исхаков Казан белән 1989-2005 елларда җитәкчелек итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100