news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүчеләр бушлай татар теле курсларына языла алалар

Дәресләрдә барлык теләүчеләрне татар теленең төп кагыйдәләренә өйрәтәләр, лексика белән таныштырачаклар.

Түбән Камада яшәүчеләр бушлай татар теле курсларына языла алалар

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Туган тел һәм Халык бердәмлеге елында Түбән Каманың Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Татарча да яхшы бел!» проекты игълан ителде.

Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, дәресләрдә барлык теләүчеләрне татар теленең төп сүзләренә һәм төп грамматика кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. Беренче дәресне китапханәчеләр үзләре дә тыңлады. Алар рус-татар сүзлекләре белән таныштылар, әңгәмәдәшләрен сәламләргә, тәкъдимнәрне дөрес итеп төзергә өйрәнделәр.

Курсларга теләгән һәркем керә ала. Дәресләрне 23 ел стажлы педагог Гөлнара Хәйруллина үткәрә. Курс 25 дәресне үз эченә ала.

Дәресләр айга ике тапкыр уза, 8(8555)39-93-83 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Татар телен онлайн-форматта да өйрәнергә була. Үзәк китапханәнең «Инстаграмы» сәхифәсендә #Tatartime яңа проекты старт алды. Укулар айга ике тапкыр узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100