Казан юлларында янә 10 баллы бөке барлыкка килде

Башкаланың барлык районнарында да хәрәкәт кыенлашуы күзәтелә.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда машина йөртүчеләр янә 10 баллы бөкедә калган.

«Яндекс. Пробки» порталы мәгълүматлары буенча, башкаланың барлык районнарында да хәрәкәт кыен булуы күзәтелә. Республика башкаласының барлык үзәк урамнары (Мәскәү, Щербаков тыкрыгы, Пушкин, Карл Марк һәм Бутлеров) да диярлек кызыл төс белән билгеләнгән.

Ямашев проспектында Җиңү проспекты ягына таба көн саендагыча бөке хасил булган. Анда Академик Сахаров урамы чатына кадәр хәрәкәт тукталган.

Машина йөртүчеләргә Гадел Кутуй, Себер тракты, Гвардия һәм Павлюхин урамнарына чыгарга туры киләчәк.

Шулай ук шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны күп булуы күзәтелә, бу юлдагы хәлләрне тагын да кыенлаштыра.