news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Фәрдиев: Минтимер Шәймиев һәрвакытта алга карап, ышаныч һәм өмет белән яши

«Челтәр компания»сенең генераль директоры Татарстанның беренче Президентын татар халкының һәм татарстанлыларның горурлыгы дип атады.

Илшат Фәрдиев: Минтимер Шәймиев һәрвакытта алга карап, ышаныч һәм өмет белән яши
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР чаңгы узышлары федерациясе президенты, «Челтәр компания»сенең генераль директоры Илшат Фәрдиев Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында «ул һәрвакыт алга карап, ышаныч һәм өмет белән яши», — диде.

«Минтимер Шәрипович татар халкы һәм татарстанлыларның горурлыгы. Кая барсак та, „сезнең Шәймиевегез бар“, диләр. Безнең өчен ул зур укытучы һәм җитәкче», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илшат Фәрдиев үзенең өч кумиры турында сөйләде: «Петр I, Василий Чапаев һәм Минтимер Шәрипович. Халык өчен җан атарга тырыша, шул ук вакытта ул тотнаклы, сабыр, тыңлый белә. Тормышта битараф кеше түгел. Хәтере искиткеч. Бар яктан да үрнәк кеше», — диде ул.

«Улыма да: „Кеше киң колачлы итеп фикер йөртергә һәм шулай ук яшәргә тиеш“, — дип аңлатам. Без аны бервакытта да ниндидер мәшәкатьләр белән борчырга тырышмадык, чөнки эшенең җиңел түгеллеген беләбез. Без аның туганнары, кул астында эшләүче җитәкчеләр буларак та ышанычын акларга тырыштык», — диде Илшат Фәрдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100