Анна Попова: Калса да, балаларның тәлинкәсендә 15 процент ризыгы гына калырга тиеш

«Без файдалы дип санаган ризыкны балалар мәктәптә ашамый», — ди илнең баш санитар табибы.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Калса да, мәктәптә ашханәдә балаларның тәлинкәсендә 15 процент ризыгы гына калырга тиеш.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова Казанда Татарстан идарәсе коллегиясе утырышында башлангыч мәктәптә балаларны кайнар ризык белән тукландыру темасына тукталды.

«Бик мөһим тема. Ничек ашатсак, сәламәтлекләре дә шуңа бәйле булачак. Республикада аз комплектлы мәктәпләрдә бу сорау әле тора. Балаларны сәламәт ризыкка тарту бурычы бар. Балаларның төрлесе төрле ризык ярата. Без файдалы дип санаган ризыкны балалар мәктәптә ашамый», — диде Анна Попова.

Ул балаларны дөрес итеп ашарга өйрәтергә, балалар ашарлык итеп әзерләргә кирәклегенә басым ясады.

«Хәзер балаларның „ашап бетермәү“ дигән яңа күрсәткече барлыкка килде. Кызганыч төрле төбәкләрдә төрле күрсәткеч. Балаларның тәлинкәдә 15 процент ризыгы гына калу ул әле әйбәт. 80 проценты калу бик начар. Бу мәсьәлә дә Татарстанда хәл ителер дип ышанам», — диде Роспотребнадзор башлыгы.