Апас инспекторлары республикада иң яхшылар исемлегенә кертелде

Юл сакчыларына Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе ветераннар Советы тарафыннан вымпел һәм махсус акчалата сертификат тапшырылды.

(Апас, 20 гыйнвар, Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). 2020 елның 4нче кварталы нәтиҗәләре буенча «ЮХИДИнең иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы» исеменә Апас районының ЮХИДИ хезмәткәрләре Рамил Гафуров һәм Илфат Вахитов экипажы да ия булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар Советы республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтүгә дә үз өлешен кертә. Ветераннар Советы тарафыннан берничә ел рәттән конкурслар уздырыла, квартал саен иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажлары ачыклана.

Әлеге экипажга Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар Советы рәисе урынбасары Радик Касыймов вымпел һәм махсус акчалата сертификат тапшырып, кайнар котлады.

Тәүлек әйләнәсе юл иминлеге сагында торучы егетләрнең хезмәтен район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин да билгеләп үтте. Ул шулай ук республиканың ЮХИДИ идарәсе ветераннар Советына олы хөрмәтен белдереп, ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев тә коллективның уңышлары дәвамлы булуын теләп, зур ышанычын белдерде.