news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады

Бүген Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 83 яшь тулды.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Россия Мөфтиләре шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга шушы якты һәм шатлыклы көндә нык сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге телибез.

Татарстанның чәчәк атуы, тынычлык һәм тотрыклылык, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклау һәм ныгыту Сезнең исем белән бәйле. Халыкка һәм ватаныбызга тугрылыгыгыз, җитәкче зирәклеге һәм эшкә бирелгәнлек, күңел җылылыгы, тормыш тәҗрибәсе, сүзләрдә һәм гамәлләрдә тигезлек Сезгә Россия Федерациясе җитәкчелеге һәм халык тарафыннан ихтирам-хөрмәт китерде.

Сез, хөрмәтле Минтимер Шәрипович, бүген дә миллионлаган татарлар өчен ислам диненең алга таба да чәчәк атуы символы булып торасыз», диелгән котлау текстында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. Видео-котлау Президентның Инстаграм аккаунтына урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100