Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөситләр Йәмәндәге мәчеткә һөҗүм иткән, йөздән артык кеше һәлак булган
Һәлак булучылар арасында хәрбиләр дә, гади халык та бар.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Йәмәндә баш күтәрүче хөситләрнең Йәмән армиясе лагерена һөҗүме нәтиҗәсендә йөздән артык кеше һәлак булган, дистәләгән кеше яраланган. Бу турыда Йәмән Тышкы эшләр министрлыгына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
Узган шимбәдә илнең төньяк-көнчыгышындагы Мариб провинциясе лагере мәчетенә һөҗүм иткән вакытта хөситләр ракеталар һәм пилотсыз очкычлар куллана, диелә хәбәрдә.
Илнең Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар арасында хәрбиләр дә, гади халык та бар.
Йәмән президенты Абд Раббо Мансур Хади һөҗүмне «куркакларча террор акты», дип атады.
"Боевик-хөситләрнең хурлыклы гамәлләре, һичшиксез, аларның тынычлык булдырырга теләмәвен раслый, алар үлем һәм җимерүләрдән башка берни дә белми һәм Иранның төбәктәге арзанлы коралы булып тора», — диде ул.
Йәмәндә хакимият һәм хөситләр арасында конфликт 2014 елдан бирле дәвам итә. Йәмән Хөкүмәтенә хөситләргә каршы торуда Согуд Гарәбстаны оештырган Гарәп коалициясе ярдәм итә. Баш күтәрүчеләр Иран ярдәменнән файдалана. Корал белән тәэмин иткән өчен, Иранны АКШ һәм Көнбатыш Иранны даими рәвештә тәнкыйтьләп тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз