news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай форпостчылары республикада иң яхшы дип табылды

Форпостчылар эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше яшьләр һәм үсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү булып тора.

Чистай форпостчылары республикада иң яхшы дип табылды
chistopol-rt.ru

(Чистай, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Чистай-инфом», Гөлнур Садыкова). Чистайның «Форпост» үзәге республика конкурсында I урын алып, Татарстанда иң яхшы дип табылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тагын бер күңелле яңалык: яшьләр отряды командиры Булат Хәлиуллин, Г.И.Усманов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студенты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Салих Япеев исемендәге ел саен бирелә торган премия стипендиаты булды.

 Чистайда «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте 2002 елда оештырылды, ул хәрби комсомол дружиналары дәвамчысы булып тора. Яшьләр һәм үсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Хәзерге вакытта 34 берләшмә булдырылган, аларда 475 кеше эшли.

Алар арасында кураторлар белән берлектә мәктәпләрдә һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә патрульлек итүче, профилактик исәптә торучы яшүсмерләр белән төрле чаралар үткәрүче хокук бозуларны кисәтү отрядлары да бар.

Май аенда 5нче мәктәпнең «Витязь» отряды республика конкурсында «Батырлык һәм ыспайлык» номинациясендә җиңүче дип табылды, ә аның командиры Алсу Фәтхетдинова «Иң яхшы командир» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Студентлар иминлек хезмәте дә уңышлы эшләп килә. Алар үз уку йортлары җитәкчеләренә чаралар вакытында җәмәгать тәртибен саклауда ярдәм итә, кисәтү эше алып бара. Аларның тырышлыгы тиешле нәтиҗәләргә китерә һәм республика дәрәҗәсендә танылу таба.

Узган ел күппрофильле көллиятнең «Бөркет» студентлар иминлек хезмәте җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең республика фестивалендә III гомумкоманда урыны алган иде. Ә авыл хуҗалыгы техникумының «Барс» иминлек хезмәте җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп һәм студентлар берләшмәләренең республика спартакиадасында II урынга лаек булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100