Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2019 елда Казанда хәйрия программасы буенча 1,6 мең сигнализация урнаштырылган
Янгын турында хәбәр итү җайланмаларын 2016 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла башлаган хәйрия программасы кысаларында урнаштырганнар.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Александра Давыдова). 2019 елда янгын сүндерүчеләр Казанда күп балалы гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләр һәм социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләрнең фатирларында 1,6 меңнән артык сигнализация урнаштырган. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Янгыннарны булдырмау максатыннан, 2016 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла башлаган хәйрия программасы кысаларында, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан шәһәре Башкарма комитеты Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары ялгызы яшәүче, яше 70тән узган өлкәннәр, күп балалы һәм социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләрнең фатирларында янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар урнаштыра», - дип искәртте ул.
Узган елда Казандагы 550 фатирда шундый 1,6 меңнән артык җайланма урнаштырылган, шул исәптән 879 сигнализацияне шәһәр бюджеты хисабына куйганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз