Владимир Швецов: “Татарстанның пассажир транспорты кәгазь билетлардан пластик социаль карталарга күчәчәк”

Владимир Швецов: “Татарстанның пассажир транспорты кәгазь билетлардан пластик социаль карталарга күчәчәк”

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Шәһәр транспорты эше белән идарә итүнең һәм оптимальләштерүнең заманча технологияләре” дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, “Идея” технопаркы вәкилләре, Казанның эре транспорт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Россиядә пластик карталар, шул исәптән элемтәсез смарт-карталар җитештерү буенча эре компанияләрнең берсе булган “Розан” генераль директоры урынбасары Леонид Быстров иҗтимагый транспортта йөрүгә түләү һәм аны теркәү өчен смарт-карталар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мисал сыйфатында “Мәскәүленең социаль картасы” китерелде. Андыйлар 3,7 миллион данә чыгарылган. Транспортта йөрү өчен социаль карта хуҗасының ташламаларга ия булу хокукын раслый, анда фото һәм транспорт чаралары (алар берничә булырга мөмкин) турында мәгълүматы булган микрочип бар. Контактсыз социаль пластик картасы булган пассажир аның ярдәмендә шәһәр яны электр поездларында йөри, метро, тимер юлдан һәм җәмәгать транспортыннан куллана ала.

Горький тимер юлы тиздән шундый пластик карталарга күчәр, дип көтелә. Сүз уңаенда, Казан шәһәр яны вокзалында моның өчен кирәкле бар җиһазлар да бар.

“Розан” компаниясенең проектлар менеджеры Дмитрий Левченко үз докладында “Уңайлы маршрут” проектын – шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспортында йөрүгә түләү һәм теркәүнең автоматик системасын тәкъдим итте. Бу очракта күчмә составка юл йөрүгә акчалата яки чип карталары кулланып түләү өчен махсус терминаллар урнаштырыла.

ТР Премьер-министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов тармак үсеше юнәлешен түбәндәгечә билгеләде: “Киләчәктә Татарстанның пассажир транспортын кәгазь билетлардан пластик социаль карталарга күчү көтә. Пассажир йөртүчеләрнең ялган билетлар ясау белән бәйле сораулары туа – хәзерге полиграфия үсеше шартларында моны эшләү җиңел. Пластик чип-карталар кертү бу проблемаларын юкка чыгарачак”.

“Розан” компаниясе генераль директоры урынбасары Леонид Быстров сүзләренчә, Татарстанда социаль пластик карталарның пилот проектын гамәлгә кую турында сөйләшүләр бара, әмма вакыты әлегә билгеләнмәгән. Моны гамәлгә кертүгә бер ай кирәк. Әйтик, Төмәндә ике маршрутта мондый системалар бер атна эчендә кертелгән.