Кырым татарлары Симферопольдә җир бүлеп бирүне таләп итә

Кырым татарлары Симферопольдә җир бүлеп бирүне таләп итә

(Симферополь, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Симферопольдә, үткән атна буена, кырым татарларының Симферопольдә торак йортлар төзү өчен җир бүлеп бирүне таләп иткән акцияләре узды.

Кырым Югары Радасы каршында 1500гә якын кырым татары шәһәр хакимиятеннән үзләренең таләпләрен үтәүне таләп итә.

Кырым татарлары Симферополь тирәсендәге Луговое, Строгановка, Чистенькое һ.б. бистәләреннән җир бүлеп бирүне сорый. Аларны бу каршылык акцияләренә Симферопольдә депортацияләнгәннәргә бик аз, (барлыгы 100-120) фатир гына бирелү факты этәрә. Ә чиратта 2000нән артык кырымтатары тора.

«Бүген Симферопольдә кырым татарлары шәһәрнең барлык халкының 7 процентын гына тәшкил итә. Бу хакимиятнең 1987 елда кырым татарларын ничек булса да Симферопольгә кайтармаска тырышуы нәтиҗәсе»,- ди Строгановкада җирләрне законсыз рәвештә басып алучыларның җитәкчесе Рөстәм Каджаметов.

Ләкин Симферополь шәһәре хакимияте җир мәсьәләсен чишүгә әзер түгел. Алар сүзләренчә, шәһәр тирәсендә бүлеп бирелердәй җирләр юк икән. Ә кырым татарлары таләп иткән җирләр, авыл советларына карый. Әлегә кырым татарлары бу җирләрне законсыз рәвештә басып алды һәм палаткалар корып, хакимиятнең җавабын көтә. Аларның күпчелеге, бу җавапны көтеп тә тормыйча, бүгеннән үк йортлар төзү эшенә керешергә әзерлеген белдерә.