Казанның 9нчы һөнәр лицеенда иң яхшыларны сайлыйлар

Казанның 9нчы һөнәр лицеенда иң яхшыларны сайлыйлар

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Казанда яшьләр арасында “Һөнәре буенча иң яхшысы” исеменә еллык профессиональ осталык конкурсы узачак. Анда 30дан артык урта-махсус уку йортлары укучылары һәм Казанның Совет районы машина төзелеше профилендәге предприятиеләренең яшь белгечләре катнаша. Конкурс 9нчы һөнәр лицее базасында һәм “Казанкомпрессормаш” ААҖ булышлыгында оештырылган.

Конкурс ике яшь категориясендә (20 яшькә кадәр һәм өлкәнрәк) һәм түбәндәге профессияләр буенча үткәреләчәк: токарь, слесарь-инструментчы, эретеп ябыштыручы, фрезерчы. Конкурсның максаты – яшьләр арасында машина төзелеше профессияләренең абруен күтәрү, аларның һөнәр күнекмәләрен һәм теоретик белемнәрен камилләштерү.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 9нчы, 59нчы һәм 2нче һөнәр лицейлары укучылары, шулай ук “Казанкомпрессормаш” заводының һәм башка предприятиеләрнең яшь эшчеләре биргән. Истәлекле бүләкләрдән тыш, конкурста җиңүчеләр шәһәр күләмендәге бәйгегә “юллама” ала.