2005 елда Идел буе федераль округының наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы органнары, бу юнәлештә 14100 җинаять эше кузгаткан

2005 елда Идел буе федераль округының наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы органнары, бу юнәлештә 14100 җинаять эше кузгаткан

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген РФ Наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешен тикшереп тору Федераль хезмәтенең ТР идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында Идел буе федераль округының да бу юнәлештә йомгаклары яңгырады.

2005 елда Идел буе федераль округының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча оператив-хезмәт эшчәнлеге күрсәткечләре, наркоҗинаятьләргә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген дәлилли. Кабул ителгән чаралар нигезендә, узган елда Идел буе федераль округының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту органнары тарафыннан 14100 җинаять ачыкланган, шуларның 11347 се авыр җинаятьләр төркеменә карый. Җинаятьләрнең күбесе наркотик табу белән бәйле. Ел дәвамында 1597 төркем җинаятьчеләре тоткарланган. Шул исәптән, кылынган гамәлләрнең 1071е, алдан сөйләшеп куеп башкарылган. 13611 җинаять эше буенча тикшерү алып барылган, шуларның 4241 е гаепле дип танылып, прокурорга тапшырылган.

Законсыз әйләнештән 561,98 кг героин, 719,049 кг марихуана, 415,8 кг мәк саламы һәм 79,376 кг психотроп матдәләр алынган.

Идел буе федераль округының оештыру-төбәк эшчәнлеге Департаменты башлыгы урынбасары Александр Преподобный әйтүенчә, наркотикларга каршы төбәк программаларын төзү, бу чараларны финанслаштыру һәм координацияләү функциясен тәэмин итү һәм ведомствоара комиссияләр эшен камилләштерү – Идел буе федераль округының төп бурычлары булып тора.