КФУның Университет клиникасында табибка язылу өчен мобиль кушымтаны эшләтеп җибәрделәр

Яңа кушымтадан клиникага теркәлгән казанлылар куллана ала.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Казан федераль университетының яңартылган Университет клиникасында табибка язылу өчен мобиль кушымтаны эшләтеп җибәрделәр.

«Универмед КФУ» кушымтасында сәламәтлек турында мәгълүматны сакларга, табибларның эш тәртибен карарга һәм поликлиника буенча навигация белән кулланырга мөмкин.

«Биредә бөтен хастаханә буенча эшли торган медицина мәгълүмат системасы бар. Мобиль кушымта аның бер сегменты булып тора, киләчәктә ул стационарда да эшләргә тиеш. Бүген кушымтада табибка һәм тикшеренүләргә язылырга мөмкин», — диде Казан федераль университетының яңартылган Университет клинкасы баш табибы Альмир Абашев.

Киләчәктә хастаханәгә ятарга килгән пациентка кабул итү бүлмәсендә медицина хезмәткәрләре белән элемтәгә керергә кирәк булмаячак. Ул мөстәкыйль рәвештә теркәлә һәм палатага барачак. 

Бу клиникага теркәлгән казанлыларга кушымтаны активлаштыру өчен РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, Татарстан территориясендәге күпфункцияле үзәкләрнең берсендә шәхесен расларга кирәк.