Көндез республикада -16 градус салкын булачак

Юлларда бозлавык саклана.
(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). Бүген республикада көндез -16 градус салкын булачак. Иртән термометр баганалары 19 градуска кадәр салкын күрсәтергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы саклана. Юлларда бозлавык саклана.