Дәүләт Советында "Подписка бүләк ит" (#ПодариПодписку) акциясендә 63 кеше катнашкан

Акциягә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар кушылды.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Татмедиа" АҖнең "Подписка бүләк ит" (#ПодариПодписку) акциясендә 63 кеше катнашкан.

Бүген депутатлар "Подписка бүләк ит" (#ПодариПодписку) акциясе кысаларында социаль учреждениеләр өчен төрле матбугат чараларына язылды. Бу акция парламентның 44 нче утырышы көнне узды.

Гомуми язылу 218 подписка тәшкил итә. Бу акциягә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар кушылды.

"Бу мөһим. Приютка киләсең, ә анда журнал, газеталар ята. "Кем яздырды" дип сорагач, "Безнең депутат" дип җавап бирәләр", - диде парламент башлыгы.