19 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар токымлы атлар рәсми рәвештә теркәлде, Курган өлкәсендә татар утары барлыкка киләчәк, Кариев театры утыз еллык юбилеена әзерләнә.

Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Шәймиев “Теләкләр чыршысы” янына “Дуслык” приюты өчен бүләк салды / “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе традицион рәвештә һәр елны Яңа ел алдыннан Татарстан Дәүләт Советында уза.

Татар токымлы атлар рәсми рәвештә теркәлде / Татар токымлы атлар спорт һәм кымыз җитештерү максатларында үрчетелә.

Татар рэперы яшүсмерләр Хаски кебек башкаручыларны тыңламаска тиеш дигән фикердә / Шул ук вакытта Абрар Булат рэперларны тыю аларның популярлашуына гына китерәчәк дип уйлый.

Разил Вәлиев Дәүләт Советы утырышында Милли кием көне булдыру мөһимлеге турында сөйләде / "Заманында Шиһабетдин Мәрҗани милләтнең өч төп билгесе дип туган телне, гореф-гадәтләрне һәм милли киемне атаган", - дип искә төшерде депутат.

Курган өлкәсендә татар утары барлыкка киләчәк / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев хәзерге вакытта әлеге объект өчен урын сайлануын әйтте.

“Татар-информ” фотохәбәрчесе Рамил Гали Мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә җиңде / Россия күләмендә танылган фотограф премия акчасына ноутбук алырга җыена.

“Зөләйха күзләрен ача” спектакле “Алтын битлек” фестивалендә катнаша / Мәскәүдәге гастрольләр вакытында спектакль башкорт телендә күрсәтеләчәк.

Кариев театры утыз еллык юбилеена әзерләнә / Юбилей тантанасын театр коллективы 22 декабрьдә бәйрәм итәчәк.

Татарстан гражданнары пенсиягә чыкканга кадәр биш ел пенсия алды яшендәге булып саналачак / Дәүләт Советы утырышында пенсия алды яшендәге гражданнар категориясе билгеләнгән закон проекты кабул ителде.