Зәй районында штрафлары 10 мең сумнан арткан машина йөртүчеләр шактый

Агымдагы елның 11 аенда юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф түләмәүче 126 кешенең эше судта каралган

 (Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Зәйдә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен салынган штрафларны үзвакытында түләмәүче машина йөртүчеләр белән катгыйрак формада эшләү ысулларын җитдирәк кулланырга керешкән. Хәзер инспекторлар юлларда туктатылган машина йөртүчеләрнең документлары нигезендә, урында ук ноутбук аша интернет челтәре буенча бурычлыларны ачыклап, түләтү чарасын күрә.
– Бу форманы куллану штрафларны явыз нияттә түләмәүчеләрнең арта баруы сәбәпле килеп чыкты. Бүген районда штрафлары 10 мең сумнан арткан машина йөртүчеләр шактый. Шунысы гаҗәп, алар арасында матди яктан хәлле кешеләр дә бар, – ди ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев.
Мәгълүм булганча, агымдагы елның 10 октябреннән Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен хәзер штраф түләү вакыты 30 көннән 60 көнгә кадәр озынайтылды. Тагын 10 көн беркетмә төзелү белән килешмәгән очракта судка мөрәҗәгать итү өчен бирелә. 71нче көндә инде суд аша Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча салынган штраф күләме икеләтә артырга (ул 1000 сумнан да ким була алмый) яки 15 тәүлеккә кадәр арест салынырга мөмкин. Шулай ук 50 сәгатьлек мәҗбүри хезмәт тә билгеләнергә мөмкин.
ЮХИДИ мәгълүматы буенча, агымдагы елның 11 аенда юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф түләмәүче 126 кешенең эше судта каралган. Шуларның 19ына суд карары белән арест салынган, ә калганнарына штраф түләү билгеләнгән. Бурычларны эзләп алу буенча ЮХИДИ суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшли, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.