ТР сәнәгать һәм сәүдә министры тармак хезмәткәрләрен Энергетиклар көне белән котлады

2013 елда эре электроэнергетика предприятиеләр буенча тауар продукциясе 85,02 млрд сум тәшкил итәчәк

 (Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов энергетика тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарны Энергетиклар көне белән котлады.
“Энергетика комплексы – республика икътисадының төп һәм стратегик мөһим тармакларының берсе.
Сезнең тырышлыгыгыз белән Татарстанда ышанычлы энергетика инфраструктурасы булдырылган, нәтиҗәдә республиканың мөһим тармаклары даими үсеш ала.
Татарстан энергетикасы республиканың электр һәм җылылык энергиясе буенча ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итә, республикада урнашкан нефть чыгаручы, нефть эшкәртүче, нефть химиясе һәм машина төзелеше кебек эре объектларның энергетика базасы булып тора.
Татарстан энергетиклары электр һәм җылылык энергиясе производство һәм транспортлау технологияләрен камилләштерә, генерация һәм энергия ресурсларын куллану нәтиҗәлелеген күтәрә.
2013 елда эре электроэнергетика предприятиеләр буенча тауар продукциясе 85,02 млрд сум тәшкил итәчәк.
Татарстан энергетикларының югары профессиональлеге, фәнни һәм техник потенциалы, төгәл идарә итү карарлары һәм яраткан эшләренә тугры булулары киләчәктә тармакның үсешенә һәм производствога яңа эшләнмәләр кертүгә этәргеч булачагына ышанам.
Татарстанның энергетика комплексы ветераннарына һәм атказанган хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре белдерәм.
Хөрмәтле Татарстан тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Киләчәктә дә тәҗрибәгез, осталыгыгыз һәм традицияләр перспективалы планнарны һәм проектларны гамәлгә ашырганда ярдәм итсен. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!”, - диелгән котлауда.