Татарстанның социаль өлкә хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру планлаштырыла – ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы

2013 елда моның өчен социаль хезмәтләр сыйфатын күтәрү һәм аларны стандартлаштыру буенча эш башкарылды

 (Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда социаль өлкә хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру планлаштырыла. 2013 елда моның өчен социаль хезмәтләр сыйфатын күтәрү һәм аларны стандартлаштыру буенча эш башкарылды. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе алдыннан журналистларга Айрат Шәфигуллин белдерде.
Министр сөйләвенчә, 2013 елда нигездә социаль өлкә учреждениеләренең эш форматы үзгәрдә, ягъни оптимизация үткәрелде. Бу 2014 елда социаль өлкәдә берникадәр үзгәреш үткәрү һәм аның хезмәткәрләре тиешле хезмәт хакы алсын өчен кирәк.
Шулай да хезмәт хаклары сизелерлек арттырылган социаль хезмәткәрләр инвалид балалар, хәрәкәте чикле өлкән кешеләр белән бәйле авыр эшләрне башкарырга әзер түгел, дип билгеләп үтте министр.
А.Шәфигуллин белдерүенчә, министрлык тарафыннан уңышлы гамәлгә куелган икенче юнәлеш – балалар бакчасына түләүне компенсацияләү. Бу мәсьәлә адреслы социаль яклау кысаларында хәл ителгән.