Татарстанда хокукый ярдәм көне уздырыла: гражданнарның профессиональ юристлардан бушлай консультация алу мөмкинлеге бар

Нотариуслар 8.00-11.00 (Казанда 9.00-12.00), адвокатлар 11.00-14.00 (Казанда 12.00-15.00), прокурорлар 14.00-16.00 (Казанда 15.00-17.00) сәг.кабул итә

 (Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). 20 декабрьне “Россия юристлар ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Бөтенроссия гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне итеп игълан итте.

Бу көнне Татарстанда ТРның РФ Президенты кабул итү бүлмәсендә, “Бердәм Россия” фиркасе рәисе Дмитрий Медведевның Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, ТР Иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсендә, “Бердәм Россия” фиркасенең район (шәһәр) бүлекчәләре кабул итү бүлмәсендә, шулай ук Россия юристлар Ассоциациясенең Татарстандагы региональ бүлекчәсенең Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә, югары уку йортларының юридик клиникаларында бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерә бердәмроссиялеләрнең республикадагы төбәк бүлеге матбугат хезмәте.


Казанда юристлар хезмәтеннән файдалану вакыты иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр, республика районнарында һәм башка шәһәрләрдә 8дән кичке 4кә кадәр дип билгеләнгән. Консультантлар сыйфатында ТР Юстиция министрлыгы, ТР прокуратурасы, ТР Конституция суды аппараты, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлар ассоциациясе әгъзалары, югары уку йортларының профессорлык-укытучылык составы һәм өлкән курс студентлары булачак. Гражданнарны кабул итү үзәкләре һәм юристларның кизү тору графигы ТР Юстиция министрлыгы сайтында урнаштырылган: http://minjust.tatarstan.ru/rus/oppriemn.htm.