ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышы булды

Анда министрлыкның киләсе елга эш планы, республикада табигать ресурслары торышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турында Дәүләт доклады структурасы һ.б. мәсьәләләр каралды

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышы булды.
Министр Әгъләм Садретдинов рәислегендә барган утырышта ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, федераль органнарның башкарма хакимият җитәкчеләре, ТР прокуратурасы, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының структур подразделениеләре, Дәүләт табигать заказнигы җитәкчеләре дә катнашты. Анда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы эшчәнлегенең мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе Андрей Калайда әлеге министрлыкның 2009 елга эш планы белән таныштырды, Казан районара табигатьне саклау прокуроры Олег Дәминов прокуратураның министрлык белән багланышлары мәсьәләләренә тукталды.
Министр урынбасары Анатолий Щеповских исә «2008 елда Татарстан Республикасының табигать ресурслары торышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы Дәүләт доклады структурасын коллегиядә раслау өчен тәкъдим итте. Ел саен китап рәвешендә басыла торган рәсми документның бу 17 нчесе булып, әйләнә-тирә мохит характеристикасы, хуҗалык эшчәнлеге алып бару нәтиҗәсендә аңа йогынты дәрәҗәсе, табигать ресурслары запасы һәм аларны файдалану масштаблары, минерал-чимал базаны эшләп чыгару, әйләнә-тирә мохитне саклауны икътисади җайга салу мәсьәләләре һ.б. аның эчтәлеген тәшкил итә. Докладчы 13 өлештән һәм бүлекләрдән торган әлеге документның һәрберсенә җаваплы кешеләр билгеләргә тәкъдим итте, коллегия әгъзалары исә аның тәкъдимнәре белән килеште һәм доклад структурасын раслады.