Татарстанда буш эш урыннарының саны ике тапкыр кимеде

1 ноябрьдә Татарстанда эш урыннарының саны 34,6 мең тәшкил иткән, 17 декабрьдә бу сан ике тапкырга кимегән
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда буш эш урыннарының саны ике тапкыр кимегән. 1 ноябрьдә Татарстанда эш урыннарының саны 34,6 мең тәшкил иткән, 17 декабрьдә бу сан ике тапкырга кимегән. Бу хакта бүгенге матбугат конференциясендә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
Татарстанның һәр районында Халык мәшгульлеге үзәге яки аның филиалы эшләп килә. Ел башыннан алып мәшгульлек хезмәтләренә 630 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, 80 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган.
4,2 мең кеше Халык мәшгульлеге үзәкләре юнәлеше буенча һөнәри әзерлек узган. 63 мең кешегә эшсезлек буенча пособие түләнгән. Татарстанда эшсезлек буенча пособиенең уртача күләме 1,3 мең сум тәшкил итә.