“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе – “Туристлык – XXI гасыр” конкурсы лауреаты

Конкурс туристлык базарындагы иң яхшы катнашучыларны һәм юнәлешләрне ачыклау максатыннан үткәрелде
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Кичә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында “Туристлык – XXI гасыр” дип исемләнгән VIII республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Кристина Ивановага Татарстан халкына республикада туристлык өлкәсе үсешенең үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән материаллар циклы өчен “PR һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә ТР туристлык базарын үстерүгә ярдәм күрсәтү” номинациясендә диплом һәм “Туристлык – XXI гасыр” конкурсының мактаулы медале тапшырылды.
Конкурс туристлык базарындагы иң яхшы катнашучыларны һәм юнәлешләрне ачыклау, Татарстанда республика икътисады үсешенә сизелерлек өлеш кертүче (шул исәптән бюджетка салым акчалары килү, чит ил валютасы агымы, эш урыннарының санын арттыру, мәдәни һәм табигый мирасны саклау һәм рациональ куллану хисабына) югары нәтиҗәлелеккә ия көндәшлеккә сәләтле заманча туристлык комплексын булдырудагы бурычларны хәл итү өчен туристлык бизнесының көчен берләштерү һәм стимуллаштыру максатыннан үткәрелде.
Конкурста туристлык оешмалары, Татарстанның туристлык индустриясе составына керүче оешмалар, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары, профиль уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, гаммәви мәгълүмат чаралары катнашты.