Табигать ресурслары торышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турында Дәүләт доклады әзерләнә

Ел саен китап рәвешендә басыла торган рәсми документта республика территориясендәге әйләнә-тирә мохит характеристикасы, хуҗалык эшчәнлеге алып бару нәтиҗәсендә аңа йогынты дәрәҗәсе, табигать ресурслары запасы һ.б. яктыртыла

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). ТР Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә, быел ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан 2015 елга кадәр республика территориясендә экологик куркынычсызлык буенча гамәлдәге концепция программасын эшкәртү эше актив алып барылды, дип белдерде бүген үзләренең коллегия утырышында министр урынбасары Анатолий Щеповских.
Әлеге документның уңай нәтиҗәләре буларак ул 2007 елда атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруны 16,9 мең тоннага (5,8 процентка), яңгыр, кар һ.б. җыелып торган суларны ачык сулыкларга агызу күләмен 18 млн. куб м (4 процентка) киметүне мисалга китерде. «Гомумән, экологиягә узган елны 1 млрд. 116 млн. сумнан артык күләмдә зыян булдырылмый калды. Быелга фаразлар да уңай якка үзгәрешләрне раслый гына», - дип басым ясап әйтте ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары А.Щеповских. Аның сүзләренчә, быел җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә, аерым алганда, җир куенындагы эчәр сулыклар һәм дәвалау үзлекләренә ия суның ресурс күләмен бәяләү эшләре үткәрелгән, геологик тикшеренү һәм җир асты байлыкларыннан файдалануны контрольда тоту өлкәсендәге эш сизелерлек көчәйгән. Болар турында исә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «2008 елда Татарстан Республикасының табигать ресурслары торышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы Дәүләт докладында тәфсилләп язылачак. Китап рәвешендә басылып чыгачак шушы рәсми документның 17 нчесендә дәүләт экологик контролен һәм дәүләт экологик экспертизасын оештыру, әйләнә-тирә мохит характеристикасы, хуҗалык эшчәнлеге алып бару нәтиҗәсендә аңа йогынты дәрәҗәсе һәм йогынты нормативлары билгеләү, табигать ресурслары запасы һәм аларны файдалану масштаблары, минерал-чимал базаны эшләп чыгару, әйләнә-тирә мохитне саклауны икътисади җайга салу мәсьәләләре яктыртыла һәм фактик материаллар белән раслана. Анда шулай ук һава һәм су бассейннары пычрану, туфракның торышы буенча дәүләт экология мониторингы, чүп-чарны эшкәртү һәм утильләштерү проблемалары, утыртылган агачлар һәм куакларның, аеруча махсус сакланыла торган территорияләрнең торышы һ.б. мәсьәләләр дә чагылыш табачак.