Мостафа Җәмилев Украина ЮР тарафыннан төзелгән коалициягә керде

Кырымтатар Милли Мәҗлесе, Украина Югары Радасы халык депутаты Мостафа Җәмилев бу көннәрдә Украина Югары Радасы тарафыннан төзелгән коалициягә керде
(Симферополь, 19 декабрь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кырымтатар Милли Мәҗлесе, Украина Югары Радасы халык депутаты Мостафа Җәмилев бу көннәрдә Украина Югары Радасы тарафыннан төзелгән коалициягә керде.
Билгеле булганча, 3 айга сузылган парламент кризисыннан соң, депутатлар яңа коалиция төзеде һәм БЮТ, НУ-НС һәм Литвин блоклары депутатлары шунда керде. Шушы уңайдан президент яклы НУ-НС фракциясендә бүленеш барлыкка килде. 72 депутаттан 37 се коалиция ягына күчте, ә 35 е исә президент яклы булып, әлеге коалициягә керүдән баш тартты.
Бүгенге көндә Рададагы кырым татарларыннан бердәнбер депутат Мостафа Җәмилевнең тавышы, билгеле, бу мәсльәләдә соңгы рольне уйнамады. НУ-НС фракциясендәге 36 депутат, димәк, 72 депутатның 50 проценты һәм М.Җәмилевнең тавышы бу урында, бәлки, фракциянең коалициягә күчүендә хәлиткеч рольне уйнагандыр.
М.Җәмилевнең үзе хәбәр итүенчә, президент В.Ющенко яңа коалицияне виртуаль дип атап, аңа анда керүдән туктап торырга тәкъдим иткән. М.Җәмилевнең: - Ә альтернатива нинди булачак? – дигән соравына җаваптан президент читкә тайпылган. Шуннан соң Милли Мәҗлес Президиумы тәкъдиме белән М.Җәмилев коалициягә кушылган.
- Ә коалициягә кергәннән соң президент тарафыннан берәр җавап килмәдеме? - дигән сорауга: - Юк, булмады. Тик В.Кириленко гына имзаңны кире алмыйсыңмы, дип кызыксынган иде. Моңа мин кире җавап бирдем, - диде М.Җәмилев.