КДФИИда Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясенең туган көнен билгеләп үтәләр

Чарада Казандагы 7 югары уку йортында белем алучы чит ил студентлары һәм аспирантлары катнаша. Дөньяның 15тән артык иленең мәдәнияте бер сәхнәдә тәкъдим ителәчәк
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казан дәүләт финанс-икътисад институтының актлар залында Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясенең туган көненә багышланган концерт була, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.
Чарада Казандагы 7 югары уку йортында белем алучы чит ил студентлары һәм аспирантлары катнаша. Дөньяның 15тән артык иленең мәдәнияте бер сәхнәдә тәкъдим ителәчәк. Концерт 2008 елның 5 декабрендә оештырылган Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясенең презентациясе булачак.
Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе – шәһәрдәге чит ил студентларының позициясен дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар һәм Казанның уку йортлары алдында тәкъдим итү һәм яклауны үзенең төп эшчәнлек юнәлеше итеп алган иҗтимагый оешма. Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе чит ил студентларына адаптация, социаль һәм психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелегән чаралар үткәрә. Ассоциация чит ил студентларына үзләренең фәнни, иҗади һәм оештыру потенциалын гамәлгә ашыру өлкәләрендә ярдәм итәргә ниятли. Оешма үз алдына укучылар тормышын гармонияләштерү, Казандагы барлык студентлар арасында дуслык һәм татулыкны ныгыту юнәлешендә хәрәкәт итү бурычын куя.