Әгъләм Садретдинов: «Коррупциягә каршы көрәш материаллары квартал саен яктыртылачак»

Хокук саклау органнары тикшерүен көтеп тормастан, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы чикләрендә коррупция буенча хокук бозу очракларын кисәтү, табып тиешле чара күрү өчен мөмкинлекләр бар, ди Р.Чанышев
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Идел буе федераль округындагы РФ субъектлары территорияләрендә коррупциягә каршы чаралар үткәрүнең торышы буенча коллегия утырышында чыгыш ясаган РФ генераль прокуроры урынбасары Эрнест Вәлиев, бөтен җирдә законлылык сакланмау күренешләре күзәтелә килә, аерым алганда, муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренә карата законда каралган чикләүләр үтәлмәве, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең берочтан эшмәкәрлек белән шөгыльләнүләре, коммерцияле оешмаларда торулары, муниципаль хезмәткәрләрнең исә төрле фирмаларны гамәлгә куюлары, бер-берсенә буйсынган җитәкче вазифаларда туганнар эшләве һ.б. закон бозу очраклары киң таралган, дигән иде. Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының махсус часте әйдәп баручы белгече Рөстәм Чанышев министрлыкның коллегия утырышында әнә шулай дип белдерде һәм дистәләрчә миллионлаган сум күләмендә федераль бюджет акчасын үзләштергән Идел буе округы түрәләргә карата җинаять эшләре кузгатылуы турында аерым мисаллар китерде.
«Безнең министрлыкта да шуңа охшашрак хыйлафлыклар күзәтелүе хакында министр да берничә тапкыр билгеләп үткән иде инде.  Хокук саклау органнары тикшерүен көтеп тормастан, министрлык чикләрендә коррупция буенча хокук бозу очракларын кисәтү, табып тиешле чара күрү өчен мөмкинлекләр бар», - дип игълан итте ул. Шул максаттан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 2009-2011 елларга коррупциягә каршы көрәш планы проекты әзерләнгән. Министрлыкта коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә кертүне (министрлык сайтында шундый исемдә сәхифә дә бар), министрлык аппаратында, аның структур подразделениеләрендә һәм территориаль идарәләрендә хокук бозуларны чикләргә ярдәм итәргә тиеш, дип саный Р.Чанышев. Моның өчен министрлык эшчәнлегенең «үтә күренмәлелеген» тәэмин итү, коррупциягә китерү сәбәпләрен табып юк итү, министрлыкның коррупциягә каршы программасын тормышка ашыруда министрлык хезмәткәрләрен киңрәк җәлеп итү шарт булып тора, дип искәртте ул. 
Министр Әгъләм Садретдинов исә: «Квартал саен коррупциягә каршы көрәш материаллары яктыртылачак, бу мәсьәлә күз уңында булачак», - дип ышандырды әлеге коллегия утырышында.