Чаллыда иң яхшы хәйрияче һәм меценатларны бүләкләделәр

Шәһәрдә “Ел хәйриячесе” конкурсына нәтиҗәләр ясалды
(Чаллы, 19 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Чаллыда иң яхшы хәйриячеләр һәм меценатларны хөрмәтләделәр. Шәһәрдә “Ел хәйриячесе” конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Тантанага җыелучыларны шәһәр мэры, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Илдар Халиков тәбрик итте. Ул бу елларда Чаллыда шәфкатьлелек, аз керемлеләр турында кайгытруның искиткеч традицияләре барлыкка килүен ассызыклады. Мэр 2007 ел – Хәйрия елы кешеләрнең психологиясен яхшы якка үзгәртте дип саный – ярдәм кулы сузарга теләүчеләрнең саны артты. Ул Чаллы кешеләренә алга таба да башкаларның хәленә керү һәм ярдәм итү кебек төп тормыш кыйммәтләрен югалтмауларын теләп калды.
Автошәһәрнең хәйрия эшчәнлеге лидерлары – “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Камгэсэнергострой” ААҖ генераль директоры Александр Евдокимов, “Расстал” ЯАҖ генераль директоры Сергей Рачков, “Чаллы икмәге” ЯАҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов конкурсның махсус призы, “Хәйрия эшчәнлеге үсешенә аеруча зур өлеш керткәне өчен” күкрәк билгесе һәм таныклык белән бүләкләнде. Әлеге предприятиеләрнең коллективлары дистәләрчә миллион сумлык адреслы ярдәм күрсәткән.
Әлеге билгегә тантананың мактаулы кунагы – ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова да лаек булды. Җавап сүзе белән чыгыш ясап, ул Автошәһәрдә алып барылган хәйрия эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Республикада игелекле эшләргә сезнең шәһәрдә старт бирелде. Нәкъ менә Чаллы каласы “Алтын йөрәкле кеше” конкурсын үткәрүнең инициаторы булды, әлеге башлангычны алга таба башка муниципаль районнар да күтәреп алды. “Хәйрия эшчәнлеге үсешенә аеруча зур өлеш керткәне өчен” бүләгенә шәһәр мэры җитәкчелегендә Чаллыда яшәүче һәркем лаек”, - диде Т.Ларионова.
“Иң яхшы социаль программа” номинациясендә “Мәхәллә” идарәче компаниясе (генераль директоры – Рамил Нуруллин) җиңү яулады. Предприятие коллективы күп балалы гаиләләргә, ветераннар һәм шәһәрнең социаль учреждениеләренә аеруча зур игътибар бирә. Ветераннарның фатирларында сыйфатлы ремонт ясыйлар, исәпләү приборлары куялар. “Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе” ЯАҖ коллективы (директоры – Сергей Титов), “Камдорстрой тресты” ААҖ (идарәче директоры – Юрий Кузьмин) әлеге номинациядә лауреатлар булды.
Шәһәрдә әле быел гына эшли башлаган “Кнорр-Бремзе КАМА” уртак предприятиесе һәм аның генераль директоры Манфред Киндерманн “Иң яхшы социаль акция” номинациясендә җиңүче дип табылды. Чаллы интернат-йортына 2 миллион сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтү турындагы карар, генераль директорның Чаллыда кабул ителгән тәүге карары булды. РФ Пенсия фондының Чаллы шәһәрендәге идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов (ана капиталын тапшыру буенча чаралар циклы өчен), Чаллы педагогика институты ректоры Фәйрүзә Мостафина һәм “Эврика” мәдәни үзәге директоры Рәмүзә Хәйбуллинага (өлкән яшьтәгеләргә танышулар клубы оештырган өчен) әлеге номинациядә лауреат дипломнары тапшырылды.
Быелгы конкурс Гаилә елы кысаларында узды. Шунлыктан “Иң яхшы хезмәт династиясе” номинациясенең киң яңгыраш табуы бер дә гаҗәп түгел. Иң яхшы хезмәт династияләре вәкилләрен гомумшәһәр дәрәҗәсендә хөрмәтләделәр. Табиб Петровлар династиясе – әнә шундыйлардан. Аларның гомуми хезмәт стажы – 600, педагог Сальниковларның 218 ел тәшкил итә. Металлург Струихиннарның 7 вәкиле “КАМАЗ-Металлургия” предприятиесендә эшли.
Чаллыда 2500 күп балалы гаилә яши, 33 гаиләдә 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Артур һәм Светлана Толпеевлар гаиләсендә - 11, абыйлары Роман һәм Лариса Толпеевлар гаиләсендә 10 бала үсә. Бертуган Тришкиннарның 2 гаиләдә 13 бала: Олег һәм Иринада – 7, Светлана һәм Владимирда – 6. Алар “Һәр балага – гаилә җылысы!” номинациясендә җиңде. Шул ук номинациядә Вәлиевлар гаиләсе дә җиңүче дип табылды. Олеся Вәлиева 20 яшьтә үк күп балалы ана булган – аларның гаиләсенә кайгы килгәч, ул үзенең ике энесен тәрбияләүне үз өстенә алган, шул ук вакытта аның кызына нибары 3 ай тулган.
Актер Сәлаховлар, архитектор-дизайнер Недовизийлар, хореограф һәм вокалчы Шәмсетдиновлар гаиләсе Автошәһәрнең иң яхшы иҗади гаиләләре дип табылды.
“Сәламәт гаилә – сәламәт җәмгыять” номинациясендә Хәмидуллинар, Моргачевлар һәм Хадариннар җиңде.
“Ел хәйриячесе-2008” конкурсының 51 катнашучысына шәһәр мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды, дип хәбәр итә Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте.