Башкортстаннан Мәскәүдәге Чыршы бәйрәменә 132 бала бара

Башкортстанда киләсе атнадан, мәктәп балалары өчен, Яңа ел уңаеннан бәйрәм чаралары башлана
(Уфа, 19 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда киләсе атнадан, мәктәп балалары өчен, Яңа ел уңаеннан бәйрәм чаралары башлана.
Уфада, һәр елдагыча, укучы балаларга иң истәлекле чара - Президент чыршысы бәйрәме оештырыла. Башка елларда Президент чыршысы бәйрәмен Уфа дәүләт циркы бинасында үткәрәләр иде. Ә узган елдан ул былтыр көз генә төзелеп беткән мәһабәт “Конгресс-холл” бинасында 23 декабрьдә оештырылачак. Әлеге бина Салават Юлаев һәйкәле янында гына. Анда 25 метрлы матур чыршы да урнаштырылды. Балаларга чанада һәм чаңгыда шуу өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек.
Президент чыршысы тантаналарында республиканың барлык районнарыннан җәмгысе 1200 бала катнаша. Аларның зур күпчелеге - уку алдынгылары, күп балалы гаиләләрдә үскән малайлар һәм кызлар, шулай ук әтиләре хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның балалары. Һәрвакыттагыча, кунаклар арасында татар балалары да байтак булачак.
Уфадагы төп Чыршы бәйрәмендә катнашкан балалар алдагы көннәрдә дә башкаладагы шифаханәләрдә һәм профилакторийларда ял итәргә кала. Алар ул көннәрдә күп кенә чараларда катнашачак, күңелле ял итәчәк.
Мәгълүм булуынча, Мәскәүдә дә ил Президенты чыршысы бәйрәме үтә. Анда Башкортстаннан 132 бала бара. Чыршы бәйрәменнән соңгы көннәрдә Мәскәүдә балалар өчен шулай ук төрле мәдәни чаралар оештырыла. Башкортстаннан барган малайлар белән кызлар да анда Кыш бабай һәм Карсылу, шулай ук төрле әкиятләр геройлары катнашлыгындагы бихисап тамашаларда катнашачак.