Татарстанда 156 меңнән артык бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөри

Татарстанда 156 меңнән артык бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөри

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда “Төбәкләрдә мәктәпкәчә белем бирү системасында инновацион процесслар” дип аталган республика фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады.

Конференция эшендә ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре, мәктәпкәчә белем бирү буенча мәгариф идарәсе органнары белгечләре, республиканың педагогика училищелары һәм көллиятләренең мәктәпкәчә бүлекләре башлыклары катнаша.

Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ТР территориясендә күпкә адекват оештыру-хокук формаларын, яңа төр мәктәпкәчә учреждениеләр төзүне, өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укытуда комплекслы алымнар булдыруны һәм педагогик эшчәнлек эчтәлеген яңартуны тәэмин итүче инновацияләр эшләүдән башка мәктәпкәчә белем бирүне үстерү, яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгу мөмкин түгел.

Республикада гаилә ихтыяҗлары һәм җәмгыять мәнфәгатьләре нигезендә укытырга сәләтле күп функцияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре челтәре төзелгән. ТРның мәктәпкәчә белем бирү системасында барлыгы 1953 учреждение бар, аларга 156 мең бала йөри. Төрле типтагы мәктәпкәчә учреждениеләр челтәре формалаштырылган: 25 баланы үстерү үзәге, компенсация төрендәге 37 балалар бакчасы, сәламәтләндерү һәм коррекция төркемнәре булган 280 катнаш балалар бакчасы, гомумүстерү төрендәге 292 балалар бакчасы, мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен 57 учреждение. Баланы үстерүнең бер яки берничә юнәлешенә өстенлек бирелгән балалар бакчалары саны арту күзәтелә. Баланы физик үстерү һәм сәламәтләндерү мәсьәләләрен комплекслы хәл итү максатларында һәр өченче балалар бакчасы өстенлекле юнәлеш сыйфатында – балаларның үсеше һәм савыгуында булган кимчелекләрне төзәтү, һәр бишенчесе физик үсешне гамәлгә ашыра.

Безнең төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 52 эксперименталь мәйданчык эшли. Анда ата-аналар ихтыяҗларын канәгатьләндерүче һәм мәктәпкәчә балларның актуаль мәсьәләләрен хәл итүче мәгариф системалары идеяләре эшкәртелә. Андый мәйданчыклар 4 – федераль, 14 – республика, 14 - муниципаль дәрәҗәдә һәм 21 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә ачылган. 2008 елның 1 гыйнварыннан республиканың 6 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, шул исәптән Казан һәм Әлмәттән 3шәр балалар бакчасы Т.Доронова җитәкчелегендәге иҗат коллективы тарафыннан эшләнгән 5-6,5 яшьлек балаларны үстерү, тәрбияләү һәм укытуның вариатив комплекслы программасын сынау буенча федераль экспериментка кертелгән.

Конференция кысаларында “Иң яхшы инновацион мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе” республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү булачак. Анда 36 муниципаль районнан (шәһәр округларыннан) төрле категория һәм ведомстводан 44 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.