Татарстан сәяси репрессия корбаннары оешмасында 6 меңнән артык кеше исәпләнә

Татарстан сәяси репрессия корбаннары оешмасында 6 меңнән артык кеше исәпләнә

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан сәяси репрессия корбаннары –пенсионерлар һәм инвалидлар иҗтимагый-гуманитар оешмасының V хисап-сайлау конференциясе үтте.

Конференция эшендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, законсыз сәяси репрессия корбаннарының Бөтенроссия ассоциациясе президенты Алексей Есаулов, ТР Сәяси репрессия корбаннары иҗтимагый-гуманитар оешмасы идарә рәисе Рөстәм Хисаметдинов, шулай ук оешманың активистлары катнашты.

Конференция барышында Татарстан оешмасының соңгы дүрт елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, аның җитәкчесе һәм идарә әгъзалары сайланды.

Айрат Шәфигуллин үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Татарстан сәяси репрессия корбаннары оешмасы – республикада иң нәтиҗәле эшләүче хәрәкәтләрнең берсе. “Татарстан сәяси репрессия корбаннары оешмасы беркайчан да онытылмаячак һәм һәрчак киләсе буыннар өчен сабак булырлык вакыйгаларны үз башыннан кичергән гражданнарны берләштерә, - дип билгеләп үтте ул. – Демократик җәмгыятьтә мондый хәлләр кабатланырга тиеш түгел”.

А.Шәфигуллин сүзләренә караганда, ул җитәкләгән министрлык ТР сәяси репрессия корбаннары иҗтимагый-гуманитар оешмасы белән актив хезмәттәшлекне алга таба да дәвам итәчәк. Ул чыгышын тәмамлап оешманың активистларына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Рөстәм Хисаметдинов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан сәяси репрессия корбаннары оешмасында 6 меңнән артык кеше исәпләнә. Хәтер китабын мәгълүматлар базасында сәяси репрессияләргә дучар булган 54,5 мең татарстанлы бар, аларның 4,4 меңнән артыгы – хатын-кызлар. Төрмәләрдә барлыгы 14 меңләп кеше һәлак булган.

Оешманың 2004-2007 еллардагы эш нәтиҗәләре хакында сөйләгәндә, Рөстәм Хисаметдинов хисап вакытына 3,5 мең кешегә матди ярдәм күрсәтелү турында хәбәр итте. Әлеге максатларга 700 мең сумнан артык акча тотылган. Акча телефоннар урнаштыру, протезлау һәм башка максатларга сарыф ителгән. Оешма активистлары балалар интернетларында тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия акцияләре оештырган, картлар йортларында концертлар белән чыгыш ясаган.