Түбән Кама районы урманнарында котыру авыруына каршы алдавыч җим ташлыйлар

Түбән Кама районы урманнарында котыру авыруына каршы алдавыч җим ташлыйлар

(Түбән Кама, 19 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районында йорт хайваннары арасында котыру очраклары ешайды. Ел башыннан алып 16 авыру очрагы теркәлгән инде, 20 башка якын терлек үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белгечләре хәбәр итте.

Эпидемиологларның мәгълүматларына караганда, мөгезле эре терлек һәм этләргә котыру авыруы кыргый хайваннар, нигездә, төлкеләрнең тешләве аша күчә. Эпидемиологлар әлеге проблемага каршы кешелекле алымнар кулланып көрәшергә карар кылган – ветеринарлар һәм аучылар Түбән Кама районы урманнарында махсус азык ташлый. Аны ашаганнан соң, авыру хайваннарда котыру чиренә каршы иммунитет барлыкка килә. Алдавыч җим ит белән катыштырып әзерләнгән һәм ул бернинди дә зыян китерми.