Репрессия корбаннары үзләренә федераль статусны кайтаруны таләп итә

Репрессия корбаннары үзләренә федераль статусны кайтаруны таләп итә

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Россия законсыз сәяси репрессия корбаннары ассоциациясе репрессияләнгән кешеләргә федераль статусны кайтаруны таләп итә. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ассоциациянең президенты Алексей Есаулов белдерде.

Алексей Есаулов сүзләренә караганда, 122нче ФЗны кабул итүгә бәйле рәвештә, сәяси репрессия корбаннарына ярдәм күрсәтү төбәкләр җилкәсенә төшә. “Сталин хакимлек иткән чорда үзәк власть гражданнарын репрессияләгән, ә хәзер аларга социаль ярдәмне төбәк дәрәҗәсенә күчерделәр, - дип билгеләп үтте ул. – Шуңа күрә Россия ассоциациясе үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләде, анда репрессияләнгән кешеләргә федераль статус кайтарылырга тиешлеге хакында әйтелә”. А.Есаулов аңлатканча, репрессия корбаннарына әхлакый зыян өчен, шулай ук ай саен 2 мең түләнергә тиеш.

А.Есаулов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта репрессия корбаннарына түләүгә бәйле хәл шундыйрак: һәр төбәк финанслау күләме турында үзе хәл итә. “Кайбер дотацион төбәкләр моңа акча юклыгын белдерә. Кешеләр тигезсез шартларга куелган булып чыга – алар барысы да репрессияләнгән, ә финанслау төрлечә бара, - ди ул. – Тиздән бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм. Закон проекты инде барлык төбәкләргә җибәрелде һәм без урыннарда, федераль үзәктә теләктәшлеккә өмет итәбез”.

Алексей Есаулов сөйләгәнчә, аның Казанга эш сәфәренең төп максаты - Татарстан сәяси репрессия корбаннары – пенсионерлар һәм инвалидлар иҗтимагый-гуманитар оешмасының V хисап-сайлау конференциясендә катнашу, шулай ук оешманы эше һәм төп проблемалары белән танышу. Барлык төбәкләрдә булып чыккач, репрессияләнгән кешеләргә ярдәм турындагы доклад РФ Президентына, шулай ук Россиянең Иҗтимагый палатасы башлыгына юлланачак.

Алексей Есаулов Россия законсыз сәяси репрессия корбаннары ассоциациясендә 205 меңнән артык кеше исәпләнүен әйтте. Төбәк оешмалары Россиянең 52 субъектында төзелгән. “Аларның кайберләре җитәкчеләре вафатыннан соң эшләүдән туктады, шул рәвешчә, аларның эшен торгызу зарур. Әмма без оешмада әгъза булып тору-тормавына карамастан, барлык репрессия корбаннарына ярдәм итәбез”, - дип билгеләп үтте ул.