Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Интернетта мәктәпне мәгълүматлаштыру мәсьәләләре хакында фикер алышалар
Интернетта мәктәпне мәгълүматлаштыру мәсьәләләре хакында фикер алышалар
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә РФ Президенты карамагындагы өстенлекле илкүләм проектларны һәм демография сәясәтен гамәлгә ашыру Советының рәсми порталында “Мәктәпне мәгълүматлаштыру: мәгариф ресурслары, программалар белән тәэмин итү, Интернет” дип исемләнгән интернет-конференция үтәчәк.
Конференция кысаларында республика мультимедиа үзәге генераль директоры Александр Осин интернет-аудиториянең мәгариф интернет-ресурсларының бүгенге көндәге торышы һәм аларны үстерү перспективалары, мәктәпләрдә лицензияле һәм ирекле программалар белән тәэмин итү турындагы һәм башка сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында Россиянең барлык мәктәпләре, шул исәптән авылныкылар да, Интернетка тоташу мөмкинлеге алды. Тик бөтендөнья челтәре – бары тик бер чара гына һәм мәктәпләр аны дөрес һәм нәтиҗәле итеп файдаланырга да өйрәнергә тиеш.
“Республика мультимедиа үзәге” федераль дәүләт фәнни учреждениесе Федераль мәгариф агентлыгының махсус оешмасы санала. “Республика мультимедиа үзәге”нең төп бурычы – мәгълүмати-коммуникация технологияләрнең соңгы казанышларын һәм фәнни-педагогик тикшеренүләрне берләштерүче мәгариф өчен электрон басмалар һәм ресурслар булдыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз