Бер елда ТР Юстиция министрының интернет-кабул итү бүлмәсенә 60 кеше мөрәҗәгать иткән

Бер елда ТР Юстиция министрының интернет-кабул итү бүлмәсенә 60 кеше мөрәҗәгать иткән

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Юстиция министрлыгында башкару дисциплинасы торышы һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карауга багышланган коллегия утырышы узды. Утырышны ТР юстиция министры Мидхәт Корманов үткәрде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлыкта дәүләт хакимияте органнарының бердәм ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасы эшли. Быелның 1 гыйнварыннан министрлык кергән документларны электрон теркәүгә күчте, ә 1 июльдән барлык кергән һәм чыккан мәгълүмат әлеге системага автоматик кертелә.

2006 елның 7 декабрендә ТР юстиция министрлыгы карары нигезендә, ведомствоның документлар белән эшләү системасы буенча электрон документлар әйләнешенә күчүне күздә тоткан үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренә көн саен үз документлар әйләнешен карап баруны һәм документлар буенча эшләү яки аларны теркәп куюны йөкли.

Электрон документлар әйләнеше мәгълүматларына караганда, 2007 елның 1 декабренә ТР Юстиция министрлыгына 14388 документ, шул исәптән 341 гражданнар мөрәҗәгате, 3435 җәмәгать судьясы аппаратлары документлары, ТР Президенты Аппаратыннан, ТР Министрлар Кабинетыннан һәм ТР Дәүләт Советыннан 277 документ кергән.

Гражданнарның ТР Юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итүләрен җиңеләйтү өчен 2006 елның декабрендә ТР Хөкүмәтенең рәсми порталындагы ведомство порталында интернет-кабул итү бүлмәсе сафка бастырылды, ул www.minjust.tatar.ru адресы буенча урнаштырылган. 2006 елның декабреннән быелның декабренә кадәр аңа 60 кеше мөрәҗәгать иткән.

ТР Юстиция министрлыгында һәр ярты ел саен министрлык җитәкчелегенең республика муниципаль районнарында гражданнарын кабул итү графигы раслана. Быел 232 кеше кабул ителгән, шул исәптән 61 кеше – районнарда.

Коллегиядә шулай ук Юстиция министрлыгына татар телендә килгән мөрәҗәгатьләргә җавапларның бары тик татар телендә бирелүе билгеләп үтелде. Гражданнарның барлык гаризалары һәм дәгъваларына җаваплар билгеләнгән вакытта бирелә.

ТР Юстиция министрлыгы белгечләре һәм җитәкчеләре быелның сентябрь аеннан гражданнарны Казан, Түбән Кама һәм Чаллыда төзелгән социаль-хокукый ярдәм үзәкләрендә атна саен кабул итә. Бу чорда үзәкләргә 1000нән артык кеше мөрәҗәгать иткән.